19 июнь 2026 материаллары
-
МӨҺИМ
Кыйблага карап: мәчеткә йөрүчеләр күпме?
Бүген Татарстанда 1621 мәчет бар. Шуның 81 е Казанда урнашкан. Мәчет манаралары калкудан туктамый – монысы сөенеч. Дин йортлары күп булса да, анда йөрүчеләр дә күп дип мактана алабызмы? Әллә хикмәт санда түгелме? Шул сорауларга җавап эзлибез.
-
Җәмгыять
Соңгы имтиханны тапшыручы егет-кызлар: «Казаннан китәсе килми»
Бүген 11 нче сыйныф укучылары соңгы имтихан тапшырды. Алда нәтиҗәләрне яхшырту өчен өстәмә көннәр көтә. Башкала укучыларының чит телдән сынауны ничек тапшыруын без 72 нче мәктәптә күзәттек.
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасы депутаты гаилә ипотекасы буенча лимитларны арттыру күздә тотылуын әйтте
Ташламалы гаилә ипотекасы программасында булачак үзгәрешләр кредитның максималь күләмен арттыруны күздә тотарга мөмкин. Мондый фикерне ТАСС белән әңгәмәдә Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
«ВТ» уздырган бәйгедә җиңүче: «Бүләк отачагымны күңелем сизенде»
Күптән түгел «Ватаным Татарстан» газетасы «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә язылучыларыбыз арасында бәйге оештырган идек. «Остазлар» брендының матур костюмы Арчадан Алисә Ахуновага эләкте. Җиңүчебез инде бүләгенең куанычын күрә.
-
Яңалыклар
Баянчы Сәүбән Закиров вафат булган
Язмышы «ВТ» да бәян ителгән, үзешчән баянчы, бик күп җырчылар белән гастрольләрдә йөргән Сәүбән абый бакыйлыкка күчкән. Бу хакта аның туганы хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Уртак эш өчен рәхмәт: АСЕАН саммитында эшләгән табибларны билгеләп үттеләр
Бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында Россия – АСЕАН саммитына башка төбәкләрдән җәлеп ителгән медикларга сертификатлар тапшырдылар.
-
Җәмгыять
СИБУРга – экскурсиягә: Түбәнкамалыларга чистарту корылмаларын күрсәткәннәр
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне алдыннан Түбән Камада яшәүчеләр – табиблар, укытучылар, предприятиенең ветераннары, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятләре студентлары – «Нефтехим» этилен заводының чистарту корылмаларына экскурсиягә килделәр. Катнашырга теләгән һәркем алдан гариза тапшырды, моны социаль челтәрләр һәм предприятиенең сайты аша эшләргә мөмкин иде.
-
Яңалыклар
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы элекке «Галимнәр йорты»на күченде
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы элекке «Галимнәр йорты»на (Бутлеров урамы, 30 йорт) күченгән. Бина мәдәни мирас объекты булып тора.
-
Интервью
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Бәхет һәм уңышка ирешәм дисәгез, ата-ана ризалыгын алыгыз!»
Уф инде», – дип ата-аналарның үтенеченнән качканда, иң зур гөнаһ кылганыбызны аңлыйбызмы икән? Ата-ана безгә тормыш бүләк иткән кешеләр булса да, алар белән ачуланышып, үпкәләшеп куйган чаклар да булгалый. Ә бит ата-анага «уф» дияргә, аларга каршы сүз әйтергә ярамый. Ә без динебез кушканча эшлибезме соң?
-
Яңалыклар
Мамадыш районында булган юл һәлакәтендә ике өлкән кеше һәм бер яшьлек бала һәлак булды
Татарстанның Мамадыш районында 18 июньдә үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды.
-
Яңалыклар
«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе Казан халкы һәм кунаклары өчен эшли башлады
Россия – АСЕАН саммиты кысаларында оештырылган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Сәламәтлек
Сарымсак остеохондроздан коткара
Остеохондроз борчыганда әлеге катнашманың файдасы зур.
-
Яңалыклар
Россиядә язучылар өчен һөнәри стандарт расланды
2026 елның 1 сентябреннән Россиядә язучылар өчен һөнәри стандарт үз көченә керә, ул Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм хокукый мәгълүматның рәсми порталында дөнья күрде. Документ 2032 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Россия – АСЕАН саммитының чит ил кунакларын озатты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда тәмамланып килә торган Россия – АСЕАН саммитында катнашучыларның бер өлешен озаткан. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең МАКСтагы каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Белгеч балтырганны системалы көрәш ярдәмендә генә җиңеп булачагын әйтте
Мәскәү өлкәсендәге һәм башка төбәкләрдәге яңа территорияләрне Сосновский балтырганы баса. Үсемлекне системлы көрәш ярдәмендә генә җиңеп була, дип белдерде «Антиборщевик» хәрәкәтен оештыручы белгеч Мария Попова «Радио 1» белән әңгәмәдә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.